Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Төмәндә өлкә укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән олимпиада узды

0

Төмән физика-математика мәктәбе базасында өлкә татар милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә «Яңа буын» төбәк үзәге оештырган өлкә укучылары татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы узды. Бу хакта Төмән өлкәсе татарларының «Яңарыш» иҗтимагый газетасы хәбәр итә.

Быел катнашучылар өчен эчтәлекле, бай программа әзерләнгән. Укучылар олимпиада биремнәрен үтәгән вакытта балаларны алып килгән укытучыларны физика-математика мәктәбе директоры Наталья Фомичева, «Яңа буын» төбәк үзәге җитәкчесе Максим Сусоев, Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина, өлкә Думасы депутаты Лариса Цупикова, шәһәр Думасы депутаты Георгий Моратов, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Алексей Головинский җылы сәламләгән.

Олимпиада катнашучылары каршында Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин чыгыш ясаган. Шулай ук өлкәнең танылган музыканты Әбүзәр Миңнебаев һәм фольклорчысы Екатерина Әхмәтҗанова татар милли хәрәкәтчән уеннары буенча мастер-класс уздырган. «Йосыф һәм Зөләйха» яшьләр фольклор уен кораллары ансамбле матур чыгышлары белән куандырган. «Уңган хатын-кызлар» клубы җитәкчеләренең берсе Регина Исмәтуллина оешманың эше белән таныштырган. Өлкә татар яшьләре берлеге актив яшьләре илдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре буенча этноквиз үткәргән.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча җиде укучы (икесе ике фәннән дә беренче) җиңүче итеп сайланган. Алар Казанга төбәкара олимпиадага барачак. Җиңүчеләр:

  • Диана Хөснетдинова (Төмәннең 52 номерлы урта мәктәбе);
  • Диана Агунова (Төмән округының Индрәй урта мәктәбе);
  • Эвелина Әхмәтчанова (Вагай округының Юрмы урта мәктәбе);
  • Яна Назырова (Тубыл шәһәренең 15 номерлы урта мәктәбе);
  • Камилә Барсукова (Тубыл округының Вәчир урта мәктәбе);
  • Гомәр Бәширов (Төмән округының Талымхан урта мәктәбе);
  • Ләйлә Фазылова (Тубыл округының Вәчир урта мәктәбе).






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России