Апаста «Шәп чана» фестивале узды
Арча районында «Шәп чана» кышкы фестивале узган. Анда оешмалар, авыл җирлекләре, коллективлар үзенчәлекле, иҗади итеп бизәлгән чаналарын тәкъдим иткән. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итте.
Һәр оешма үзе әзерләп килгән чананы тау янына тезеп куеп, матур күргәзмә тәкъдим итте. Катнашучылар бик күп булды, диелә хәбәрдә.
Чаналарның күпчелеге ат елына, бөек шәхесләрнең иҗатына, юбилей елына багышлап ясалган.
Һәр коллектив үзенчә тырышкан, тарихи чаналарга да тукталган. Кулдан ясалган чаналар алып килүчеләр дә булган.
Бәйрәм үзенчәлекле чаналарга утырып, күңелле итеп тау шуу белән тәмамланган.
