Әлмәттә «Полянка» балалар бакчасын төзү эшләре төгәлләнде
Әлмәтнең Полевая урамында «Полянка» балалар бакчасын төзү эшләре төгәлләнде. Социаль әһәмиятле проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм нефтьчеләр ярдәме белән гамәлгә ашырылды.
Гомуми мәйданы 4,2 мең квадрат метр булган өч катлы яңа балалар бакчасы 164 урынга исәпләнгән. Бина заманча стандартлар буенча проектланган һәм, ясле төркемнәрен дә кертеп, тулы көнлек сигез төркем эшен күздә тота.
Бинада педагоглар өчен методик кабинет, музыка һәм спорт заллары, азык-төлек һәм медицина блоклары, кер юу бүлмәләре, административ кабинетлар һәм персонал өчен бүлмәләр, лифт холлары урнашкан.
Тулы белем бирү процессы һәм балаларга уңайлы булсын өчен кирәкле мебель, заманча җиһазлар һәм инвентарь сатып алынган һәм урнаштырылган.
Татарстанның Әлмәт районы матбугат хезмәте фотолары
