«Манзара» премиясендә катнашачак көрәшчеләр һәм артистлар исемлеге билгеле
18 гыйнварда Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак. Тантана кысаларында тамашачыларны мавыктыргыч көрәш бәйгесе һәм зур шоу-программа көтә. Ярышлар «стенка на стенку» форматында һәм шәхси зачетта узачак. «Стенка на стенку» форматында ике команда – Казанның «Зилант» командасы һәм Чаллы шәһәре җыелма командасы көч сынашачак.
Оештыручылар бәйгедә катнашачак көрәшчеләр исемлеген игълан итте:
Илфат Миңнегалиев – Ильяс Йосыпов;
Артур Хәкимов – Илнар Закиров;
Динар Кәримуллин – Илназ Рамазанов;
Ренас Кәлимуллин – Рөстәм Сәлахов;
Марат Миначев – Эльдар Хәмитов;
Альберт Ситдыйков – Ринат Дәүләтшин.
«Мастерс» категориясендә Фәһим Ибатуллин белән Айнур Әнвәров көч сынашачак.
Шулай ук билбаулы көрәш буенча кызлар арасында да бәйге оештырылачак, мәйданда –
Дания Гыйззәтуллина (Тукай районы) – Рания Гардиева (Азнакай)
Риана Шәрәфетдинова (Азнакай) – Анастасия Грачева (Алексеевск)
Алёна Амаева (Мәскәү) – Арина Таймасова (Алексеевск) көч сынашуы көтелә.
Спорт бәйгесе танылган артистлар катнашындагы музыкаль шоу-программа белән үрелеп барачак. Тамашада Сөмбел Билалова, Илназар, Зәринә Хәсәншина, Илгиз Шәйхразиев һәм Раян Садриев чыгыш ясаячак.
Оештыручылар тамашачылар өчен махсус бүләкләр дә әзерләгән, сатып алынган билетлар буенча уйнатылачак лотереяның төп призы – квадроцикл.
