Казанның Совет районында бөкеләр барлыкка килгән
Казанның Совет районында бүген иртән бөкеләр булган. Бу хакта «Яндекс.карты» сервисы мәгълүматлары сөйли.
Фото: © «Яндекс.карты»
Иң җитди тоткарлыклар Җиңү проспектында һәм Гвардия урамында барлыкка килде. Юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүмат юк. Машина йөртүчеләр билгеләп үткәнчә, Җиңү проспектында юл эшләре алып барыла, бу иртәнге коллапска сәбәп булган.
