СИБУР Казанның мәгариф һәм экология проектларына акчалар инвестицияләячәк
СИБУРның социаль инвестицияләр программасының «Игелекле эшләр формуласы» XI грант конкурсы нәтиҗәләре буенча Казандагы 11 социаль әһәмиятле инициатива ярдәм алачак.
Грантларның күпчелек өлеше мәгариф һәм фән өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. 135нче номерлы мәктәп ясалма фәһем элементларын кулланып, 8-11нче сыйныф укучылары өчен химия буенча «ALChemist» интеллектуаль команда квестын үткәрү инициативасын тәкъдим итте. Проект интерактив форматта химия буенча теоретик һәм практик белемнәрне тирәнәйтүгә юнәлтелгән.
Иннополис лицее «Өч башкала иннохакатоны» уздырачак. Анда катнашучылар мәгълүмати технологияләр, ясалма фәһем һәм цифрлы сервислар белән бәйле актуаль юнәлешләр буенча инновацион чаралар эшләү белән шөгыльләнәчәк.
Фото: «Казаноргсинтез» матбугат хезмәте
Башка инициативалар әйләнә-тирә мохитне саклау, инклюзия һәм мәдәниятне үстерү бурычларын берләштерә. «4нче номерлы гимназия» муниципаль белем бирү учреждениесе «Һава формуласы – сәламәтлек» проектын яклаган. КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институты студентлары белән берлектә укучылар Җир турындагы фәннәргә карата кызыксынуны арттыруга һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга бәйле һөнәрләр сайлауны стимуллаштыручы инициативаны тормышка ашыра.
101нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы менталь тайпылышлары булган балалар өчен параспартакиада үткәрәчәк. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы инвалид балалар өчен җәйге мәдәни-белем бирү сменалары оештыра.
Фото: «Казаноргсинтез» матбугат хезмәте
«Казан гадәттәгечә безнең конкурста югары активлык күрсәтте, шәһәр өчен сыйфатлы һәм актуаль проектлар тәкъдим итте», – дип билгеләп үтте СИБУРның «Игелекле эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы җитәкчесе Елена Снежко.
