Нияз хәзрәт Сабиров: Мигъраҗ кичәсе – олуг вакыйгаларның берсе
15 гыйнварда мөселман дөньясы Исра һәм Мигъраҗ кичәсен каршы алды. Әлеге уңайдан Казан шәһәренең Апанай мәчетендә Мигъраҗ кичәсенә багышланган чара узды. Кичәдә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең изге сәфәре, аның фазыйләтләре, тарихы турында вәгазьләр сөйләнде, шулай ук мөнәҗәтләр башкарылды, салаватлар әйтелде. Чараны Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров ачып җибәрде һәм вәгазьләр белән дәвам итте.
«Барыбыз да Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтләрен үтәргә тырышабыз. Чөнки ул безгә үрнәк булып тора. Аның тормышында төрле вакыйгалар була. Әлеге олуг вакыйгаларның берсе – Мигъраҗ кичәсе. Мигъраҗ кичәсе – ул Аллаһы Тәгалә белән очрашу. Безнең намазларыбыз да Аллаһ белән очрашу кебек булырга тиеш, без әлеге биеклеккә омтылырга тиешбез. Шуңа күрә без шундый мәҗлесләр, чаралар уздырабыз, әлеге вакыйганы искә алабыз», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
- Исра һәм Мигъраҗ кичәсе – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәккәдән Кодүска (Иерусалимга) сәяхәте һәм күкләргә ашу вакыйгасы. Исра һәм Мигъраҗ кичәсе Раҗәб аеның 26нче көненнән 27нче көненә каршы төнгә туры килә. Мигъраҗ кичәсендә Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә һәм аның өммәтенә намазны фарыз итә.
