«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Йосыповларга багышланган күргәзмәнең яңартылган залы ачылды
«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Йосыповлар. Гасырлар аша сакланып килгән затлылык» күргәзмәнең яңартылган залы ачылды. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.
Зал экспозициясендә график техниканың төрлелеге күрсәтелгән. Тамашачылар игътибарына офорт, резец, коры энә, каләм һәм пумала белән рәсем кебек төрле ысуллар белән иҗат ителгән виртуоз эшләр тәкъдим ителгән. Күргәзмә килүчеләрне график мирас һәм гаиләнең шәхси тарихы белән элек тәкъдим ителмәгән эшләр аша таныштыра.
Экспозициядә хәзер нәрсәләр тәкъдим ителгән:
- Европа графикасы шедеврлары;
- XVII-XVIII гасырлар графика осталары Джованни Тьеполо, Аннибале Карраччи һәм Джованни Гварди эшләре, шулай ук Франсуа Буше рәсеме;
- Гаилә тарихы. Йосыповлар династиясе вәкилләренең уникаль миниатюр портретлары һәм гаилә альбомыннан фотосурәтләр.
