Миңнеханов: Татарстанда сәнәгать роботлары санын 4 тапкырга арттырырга кирәк
Татарстанда сәнәгать роботлары санын дүрт тапкырга арттырырга кирәк, дип белдерде республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча координация штабының беренче күчмә киңәшмәсендә. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, сәнәгатьне роботлаштыруны үстерү, хезмәт ресурсларының чикләнгәнлеген исәпкә алып, республика предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруда мөһим резерв булып тора. Татарстан инде кулланыла торган сәнәгать роботлары саны буенча лидерлар рәтенә керә, ә Иннополис университеты базасында сәнәгать робототехникасын үстерүнең федераль Баш үзәге эшли. Роботлаштыру программалары төбәкнең алдынгы сәнәгать предприятиеләрендә гамәлгә ашырыла.
«Шул ук вакытта, ил җитәкчелеге куйган максатларны үтәү өчен, 2030 елга сәнәгать роботлары санын 4 тапкырга арттырырга, предприятиеләребез ихтыяҗлары өчен профильле белгечләр әзерләүне тәэмин итәргә кирәк. Моны исәпкә алып, сәнәгать предприятиеләрендә робот техникасы һәм ясалма фәһем кертү буенча федераль программалар аеруча мөһим», – дип ассызыклады ТР Рәисе.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, 2019 елда республика Россия Президенты инициативасы белән оештырылган илкүләм проектка кушылды һәм шуннан бирле аны гамәлгә ашыруга 351 предприятие кушылды. Җитештерүчәнлекне арттыру коралларына 6,3 мең хезмәткәр өйрәтелгән.
