Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

«Апуш» студиясе «Тукай. Ярлыкагыл» спектакле премьерасын тәкъдим итте

0

«Апуш» татар балалар театр студиясенең «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан «Тукай. Ярлыкагыл» спектаклен тәкъдим итте. Премьера Тукай елына старт бирде.

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» әсәренә нигезләнеп язылган психологик драманың авторы – Гөлүсә Батталова. Сәхнәгә куючы режиссер – Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Булат Гатауллин.

«Бу әсәр Тукай турында гына түгел. Ул безнең барыбыз турында да. Без һәммәбез дә үзебезнең күңел яралары, үпкә-рәнҗешләре белән «кечкенә Апуш»лар. Бу әрнүләр безгә яшәргә комачаулыймы, яки без, аларны җиңеп, алга таба атлый алабызмы – спектакльдә без шушы катлаулы сорауларга җавап эзлибез. Мин бу спектакльнең идеясе белән бик күптәннән янып йөрдем», – дип сөйләде Гатауллин.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Премьера аншлаг белән узды. Тамашачылар арасында балалар да, зурлар да күп иде. Төрле буын вәкилләрен җәлеп итә алу иҗат командасыннан зур осталык сорый.

«Спектакль заманча куелышы белән беренче мизгелләрдән үк сокландыра. Яшь тамашачыны үзенә җәлеп итә торган, динамикалы һәм бик тирән спектакль килеп чыккан. Безнең максат – Тукайның биографиясен сөйләп чыгу түгел, ә аның яралы балачагындагы хис-кичерешләренә, әрнүләренә, аны әйләндереп алган дөньяга бүгенгедән торып, яңа караш ташлау иде. Спектакльдән соң яшьләрдән «Тукайның иҗатын, аның тормышын тагын да күбрәк өйрәнү теләге туды» дигән сүзләр ишеттек. Шунысы бигрәк тә кадерле! Артист балаларга аерым рәхмәт белдерәсем килә. Спектакль барышында аларның бала гына булуы онытылды, сәхнәдә чын профессионаллар уйный дигән тәэсир калды», – диде Гөлүсә Батталова.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Премьераны зур иҗат командасы әзерләгән. Спектакль өчен көйләр авторлары – Айдар Габдерәхимов, Булат Гатауллин. Хореографлар – Дәринә Тимергалина, Миләүшә Гыйлметдинова. Тамашаның рәссамы, сценографы, ут рәссамы – Дмитрий Солопов. Моушн-дизайн – Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты Полина Малых. Шулай ук студиянең «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеменең сәхнә теле остазы, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Гүзәл Галиуллина һәм вокал остазы, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры хормейстеры Алия Хәмзина.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Спектакльне тамашачылар һәм килгән кунаклар бик җылы кабул итте. Тамаша чираттагы тапкыр март аенда күрсәтелер, дип көтелә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России