Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

Салкын һава торышының сәламәтлек өчен нинди куркынычы бар: астма, экзема, депрессия

0

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасында термометр баганалары -30 градустан түбән төшәчәк. Мондый температураның организм өчен нинди куркыныч тудыруы, салкын көннәрдә кемнәргә өйдә калу яхшырак һәм салкын һавага чыкканда нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге турында «Татар-информ»га терапевт, пульмонолог, дерматолог һәм психиатр сөйләде.

«Мөмкинлек булса, урамга чыкмыйча өйдә калыгыз»

Бу атна ахырында Татарстанда температура -30 градустан түбән төшәчәк. Салкыннарның организмның төрле системалары өчен нинди куркыныч тудыруы турында «Татар-информ»га республика табиблары сөйләде.

«Һава температурасы нык төшсә, атмосфера басымы күтәрелә. Бу очракта, беренче чиратта, гипертония авыруы белән интегүчеләр куркыныч астына куела. Йөрәк ишемиясе авыруы диагнозы куелган кешеләр салкыннар вакытында сак булырга тиеш. Аларга җылы бинадан салкынга кискен чыкмаска яхшырак, чөнки кан тамырлары спазмы башланырга мөмкин, бу стенокардия өянәгенә китерәчәк», - дип сөйләде агентлыкка Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы буенча штаттан тыш баш белгече Люция Фәезханова.

Салкыннар башланыр алдыннан аптечкада барлык кирәкле дарулар барлыгын тикшерергә кирәк. Аларны табиб билгеләве нигезендә кабул итүне дәвам итегез.

«Иң мөһиме – туңудан саклану. Әгәр урамга чыкмау мөмкинлеге бар икән, өйдә булу яхшырак. Әгәр дә салкынга чыгарга туры килсә, җылы киенегез, һичшиксез баш киеме булырга тиеш. Шарф турында онытмагыз – аннан башка сездә салкын тыштан гына түгел, ә эчтән дә сизеләчәк. Бу кан тамырлары өчен начар», – дип аңлатты белгеч.

Салкында да, эсседәге кебек үк, экстремаль физик йөкләнешләрдән саклану яхшырак. Йөгерергә һәм авырлык күтәрергә кирәкми.

Люция Фәезханова әйтүенчә, кардиологларга мөрәҗәгать итү иң түбән температура аркасында түгел, ә атмосфера басымы аркасында арта. Бәхеткә, заманча һава торышы кушымталары бу параметрны да күрсәтә, шуңа күрә алардан файдаланырга мөмкин һәм кирәк.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Суыкта борын аша сулау хәерле»

«Сәламәт кешенең сулыш юллары җылы һәм дымлы һавага исәпләнгән. Салкын һава борын һәм бугазның лайлалы тышчасын суыта һәм киптерә, шулай ук бронхларның рефлектор спазмына китерә. Салкын һава сулагач, күбебез йөткерергә мөмкин. Әмма бу авыру түгел, әгәр йөткерү кыска вакытлы һәм җылытканнан соң уза икән, нормаль реакция», – дип сөйләде Республика клиник хастаханәсенең Пульмонология бүлеге мөдире Екатерина Дьякова.

Салкында лайлалы тышчаларның иммунитеты кими, ә вируслар сулыш юлларына җиңелрәк үтеп керә. Шуңа күрә өшегәннән соң ОРВИ һәм бронхит ешрак үсә, ә инде катлаулану буларак – үпкә ялкынсынуы.

Еш кына түбән температураларда әлеге авырулар кискенләшә:

  • бронхиаль астма;
  • үпкәләрнең хроник обструктив авыруы;
  • аллергия риниты;
  • хроник синусит.

«Салкында борын аша сулау куркынычсызрак. Шулай итеп, һава җылына, дымлана һәм өлешчә кисәкчекләрдән, микроблардан чистартыла. Авыз аша сулау – бронхларны турыдан-туры ярсыту. Шарф яки битлек чыннан да файдалы булачак, бигрәк тә көчле салкында. Алар ярдәмендә астма, үпкәләрнең хроник обструктив авыруы һәм бронхитлы кешеләргә саклану аеруча мөһим», - дип ассызыклады пульмонолог.

Салкын көннәрдә сулыш системасының хроник авырулары булган кешеләргә үзләрен ничек тотарга?

  • Салкында физик йөкләнешне булдырмаска;
  • астматикларга үзләре белән ингалятор йөртергә кирәк;
  • урамга чыгуга 15-30 минут кала табиб билгеләгән препаратларны кулланырга кирәк;
  • иң яхшысы -15..-20 градустан түбән температурада бөтенләй кирәксезгә урамга чыкмаска.

Салкында булганнан соң кайбер симптомнар сагайтырга һәм табибка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итәргә тиеш. Алар арасында: сулыш кысылу, һава җитмәү, сулыш сызгыру, температура күтәрелү, сулаганда хәлсезлек, салкын тию һәм күкрәк авыртуы. Бигрәк тә симптомнар кимеми, ә үсә барган очракта хастаханәгә мөрәҗәгать итүне сузмау мөһим.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Салкын сәламәт тирене дә зарарлый

«Салкын, җил һәм кар – ул тән тиресе өчен стресс. Тирене саклау барьеры бозыла. Хәтта нормаль тире дә коры, тартылган була, һәм салкын аркасында җыерчыклар күбрәк күренә. Ярсыган коры тире олырак күренергә мөмкин, ләкин бу кыш картайта дигән сүз түгел», – дип аңлатты Республика клиник тире-венерология диспансерының медицина профилактикасы бүлеге мөдире Елена Төхвәтуллина.

Салкында өске тамырлар тарая, ә кеше бүлмәгә кергәндә алар киңәя. Бу – тире өчен тагын бер зур сынау. Салкыннан иреннәр дә зыян күрә. Иреннәрне ялау гадәте тагын да зыянлырак, бу котылгысыз рәвештә ялкынсынуга, ярылуга китерә.

«Хроник тире авырулары булган кешеләрдә салкын һава торышы кискенләшү китереп чыгарырга мөмкин. Атопик дерматит, экзема, псориаз һәм розацеа үзләрен тагын да сиздерәләр. Көчәйгән кычыту һәм корылык аркасында кешеләр кашыналар һәм икенчел инфекция кертергә мөмкиннәр», - дип сөйләде табиб.

Тирегә ничек ярдәм итәргә мөмкин?

  • Тиренең саклагыч барьерын бозмый торган чаралар кулланып, җылы су белән юыныгыз. Селте һәм спиртлы эремә нигезендә сабын куллану яхшы түгел.
  • Сөлге белән ныклап ышкынып сөртенергә кирәкми.
  • Урамга чыгарга ярты сәгать кала дымландыргыч кремнар сөртегезк. «Саклау – тукландыру – торгызу» функцияләре булган крем нәтиҗәле. Составын өйрәнегез. Түбәндәге компонентлар файдалы булачак: церамид, сквалан, лецитин, зәйтүн, авокадо, миндаль һәм абрикос сөяге.
  • Хроник тире авырулары булган кешеләргә эмоленталар кулланырга кирәк. Аларны юынганнан яки душтан соң бераз дымланган бит һәм тән тиресенә салырга кирәк.

«Һичшиксез перчатка яки бияләй кигезегез. Салкында металл бизәнү әйберләре, мәсәлән алкалар киеп йөрергә кирәкми. Алар тиз суына һәм өшүне көчәйтергә мөмкин. Чәнечкеле йон шарфлар һәм свитерлар җылылыкны яхшы саклый, ләкин алар сизгер тиреле кешеләргә ярсу, кычыту һәм кызару китереп зыян китерергә мөмкин. Кашемирдан яки альпака йоныннан кием кию яхшырак – ул йомшак һәм гипоаллерген», – дип киңәш итте Елена Төхвәтуллина.

Чәнечкеле йон шарфлар һәм свитерлар, әлбәттә, җылыны яхшы саклый, ләкин алар кычыту һәм кызару китереп чыгарырга мөмкин.

Тирегә зыян китермәс өчен, салкыннан кайткач ук кайнар ваннага кермәскә кирәк. Акрынлап җылынырга кирәк. Фатирда һава дымлагычларын куллану артык булмаячак. Тире структурасын сакларга дөрес туклану ярдәм итәчәк. Рационда җиләк-җимеш, яшелчә, чикләвек, үлән чәйләре һәм су булырга тиеш.

Әгәр салкында каты кычыту, шешү барлыкка килсә, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итегез. Кайбер кешеләрдә ул иммун системасының салкынга җавабы буларак барлыкка килә. Аның нәтиҗәләре арасында бугаз шешүе һәм анафилактик шок килеп чыгуы ихтимал.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Әгәр урамда салкын булса, аны җылы фатирыгыздан гына күзәтегез»

«Түбән температуралар көчле нейробиологик ярсыткыч булырга мөмкин. Кешегә салкын булганда, организм үз ресурсларын терморегуляциягә ташлый, бу аның өчен зур стресс. Салкын көннәрдә ярсучанлык һәм эмоциональ тотрыклылык арта, ягъни кешенең ачуы тизрәк чыга», – дип билгеләп үтте Республика клиник психиатрия хастаханәсе табиб-психиатры, КДМАның психотерапия һәм наркология кафедрасы ассистенты Оксана Захарова.

Психика өчен уңайлы температураны -15 °...-20 градус дип атарга мөмкин. Әгәр түбән температуралар озак торса, психик хәлсезлек халәте башлана. Кеше сүлпән, апатик, кайчак хәтта елак була.

«Кыш көне серотонин – бәхет гормоны җитештерү сизелерлек кими. Диагностикаланган тайпылышлар булган кешеләрдә кискенләшү куркынычы күзәтелә. Паник атакалардан интегүчеләр дә үзләрен начар хис итә. Кан тамырлары спазмы аркасында йөрәк тибеше ешая, ә ми моны стресс-фактор дип санарга мөмкин. Нәтиҗәдә паник атака башланачак», - диде психотерапевт.

Күп кешеләр чыныктыру һәм моржлау белән шөгыльләнә. Бу чыннан да дофамин һәм эндорфин дәрәҗәсен күтәрергә мөмкин, ләкин әгәр кеше депрессиядә икән, салкын аның ресурсларын тагын да көчлерәк сарыф итәргә мөмкин. Табиб сүзләренчә, мондый халәтләрдә шок терапиясе кирәкми, җылы кирәк.

«Начар һава торышы вакытында апатия белән ничек көрәшергә, Мин Төньяк ил Исландия мисалында сөйләргә теләр идем. Анда һава торышы бик үзгәреп тора, һәм исланд телендә якынча «глюгга-ведюр» дип әйтелә торган сүз бар. Ул кешенең Җылы йорт тәрәзәсеннән теләсә нинди һава торышына соклана һәм шатлана белүен аңлата. Урамда салкын булса, үзегезгә уңайлы фатирыгызда яки йортыгызда тыныч кына яшеренергә рөхсәт итегез һәм хәтта иң салкын кышка да ләззәтләнегез. Җылы плед, кайнар чәй һәм хуш исле шәмнәр ярдәм итәчәк», - дип киңәш итте Оксана Захарова.

«Татар-информ», Роман Баданов







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России