Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

Миңнеханов балалар арасында җинаять очракларын профилактикалауны көчәйтергә кушты

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә балигъ булмаган балалар һәм яшьләр арасында җинаять һәм хокук бозу очракларын профилактикалау эшен көчәйтергә кушты. Бу хакта төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу атнада Түбән Каманың 37нче номерлы мәктәбе укучысы мәктәп хезмәткәренә пычак белән һөҗүм итте, ә Питрәч районының Көек авылындагы «Алгоритм» лицеенда укучы сыйныфташларын агулап үтермәкче булды.

«Мондый очраклар башка кабатланмасын өчен барлык җаваплы затларга балигъ булмаган балалар һәм яшьләр арасында җинаять һәм хокук бозу очракларын профилактикалау эшен көчәйтергә кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча муниципаль комиссияләр рәисләре булган шәһәр һәм район башлыкларына республика җитәкчесе «яшьләр арасында хокук бозу очракларын профилактикалау мәсьәләләрен атна саен карарга» кушты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыевага һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясенең планнан тыш утырышын, барлык төрдәге мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән киңәшмә һәм җинаять һәм хокук бозу очракларын профилактикалау буенча киңәшмә уздыру бурычы йөкләнде.

Миңнеханов сүзләренчә, укучылар һәм аларның ата-аналары белән җинаятьләр һәм законга каршы гамәлләр кылган өчен янаучы җаваплылык чаралары турында сөйләргә кирәк. Моннан тыш, социаль өлкәдәге барлык учреждениеләрдә дә контроль-кертү режимын көчәйтү зарур. Татарстан җитәкчесе көч структуралары хезмәткәрләреннән бу эштә ярдәм күрсәтүләрен сорады.

«Түбән Кама мәктәбе хезмәткәре һөҗүм итүчегә каршылык күрсәтмәсә, бу очракның нәтиҗәләре күпкә начаррак булыр иде», - дип белдерде ТР Рәисе. «Аллага шөкер, балалар зыян күрмәде», - дип йомгаклады ул сүзен.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России