Кукмараның «Вахитов» җәмгыятендә эшләүче ике кешегә Гомрә хаҗына сертификат тапшырылган
Вахит авылы мәчетендә Кукмара районының имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев һәм Казан каласыннан килгән кунак - «Ал таң» мәчете имам хатыйбы Сәлимҗан хәзрәт Домнин катнашында вәгазь кичәсе оештырылды, дип хәбәр итә «Хезмәт даны».
Вәгазьдән соң «Вахитов» җәмгыяте җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов хуҗалыкта эшләп лаеклы ялга чыккан һәм эшләүчеләр арасында ике кешегә Гомрә хаҗына сертификат уйнатты һәм җиңүчеләр билгеләнде. Алар - Резеда Хәбибуллина һәм Илдар Сәләховлар.
Шулай ук үз көчләре белән Хаҗ сәфәре кылучыларга: Кадрия Сәмигуллинага, Минневакыйф Гыйльфановка, Раниф Газизуллинга, Илназ Госмановка 50шәр мең күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелде, диелә хәбәрдә.
