Түбән Новгород өлкәсендә IV «Нижгарсылу-2026» конкурсына гаризалар кабул ителә
Түбән Новгород өлкәсендә IV «Нижгарсылу-2026» конкурсына гаризалар кабул ителә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
«Бу конкурс кына түгел, ә гореф-гадәтләребезнең, туган телебезнең матурлыгын саклаучы талантлы кызларның берләшмәсе», – ди оештыручылар.
Түбән Новгород өлкәсенең һәр почмагында «Нижгарсылу» бәйгесен белә башларлар дип ышанабыз, ди оештыручылар.
Сайлап алу туры 1 февральдән 7 февральгә кадәр булачак. Бу чорда гариза рәсмиләштерергә һәм фото белән бергә e-mail буенча җибәрергә кирәк булачак, диелә хәбәрдә.
