Татарстанда 200 укучы «Физик-химик алгарыш» проекты буенча грантлар алачак
Татарстанда V-XI сыйныфларда белем алучы 200 укучы «Физик-химик алгарыш» проекты кысаларында акчалата грантлар алачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының шул хактагы ТР хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Грантлар физика, химия һәм биологияне актив һәм нәтиҗәле өйрәнүче укучылар өчен билгеләнгән. Барлыгы өч категория каралган: V-VI сыйныфларда белем алучы -50, VII сыйныфта белем алучы - 30 һәм VIII-XI сыйныфларда белем алучы 120 укучы. Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү күләме 69 мең сум тәшкил итә.
Конкурсны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра. Укучыларның Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы, шулай ук агымдагы һәм моннан алдагы уку еллары өчен физика, химия, биология буенча халыкара олимпиадалар җиңүчеләре һәм призерлары бәйгедә катнаша алмый, дип билгеләп үтелә.
