Теләчедә «Сәнгать аша – яшеллек иленә» республикакүләм экологик бәйгесе үтте
Теләче районы беренче номерлы балалар бакчасында «Сәнгать аша – яшеллек иленә» V республикакүләм экологик бәйгесе узган. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итте.
Чараның беренче өлешендә бакчаның мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар «Кызыл калфак маҗаралары» дип исемләнгән әкият күрсәткән. Икенче өлештә килгән кунаклар белән фикер алышу, экологик юнәлештә эшләүче бакчалардан килгән тәрбиячеләр белән тәҗрибә алышу оештырылган. Азакта бәйгедә катнашкан һәм финалга узган җиңүчеләр бүләкләнгән.
