Нәбиуллина: 21 миллион россияле үз-үзенә кредит рәсмиләштерүне тыйган
Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина әйтүенчә, 10 ай эчендә 21 миллион кеше үз-үзләренә кредит алуны тыйган. Мәгълүмат Күпфункцияле үзәк Бөтенроссия форумында яңгырады, дип хәбәр итә РИА новости.
Үзәк Банк башлыгы билгеләп үткәнчә, сервиска дәүләт хезмәтләре порталы белән интеграцияләнгәннән соң ихтыяҗ арткан, бу финанс секторының һәм цифрлы дәүләт платформасының нәтиҗәле хезмәттәшлеген күрсәтә.
Россия халкы өчен чикләүләр урнаштыру мөмкинлеге 2025 елның 1 мартыннан барлыкка килде. Механизм гражданнарны алар исеменә кредитлар рәсмиләштерү яки социаль алдау кебек мошенниклык гамәлләреннән яклый. Кулланучылар теләсә нинди кулланучылар кредитларын һәм займнар бирүне тулысынча тыюны да, аларны дистанцион рәсмиләштерүгә генә өлешчә чикләүләр кертүне дә билгели ала.
