Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Казанда «Татар кызы - 2026» бәйгесенең ярымфиналы уза

0

Бүген Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда «Татар кызы – 2026» республикакүләм бәйгесенең ярымфиналы башланды. Бәйгедә республиканың алты зонасыннан 20 кыз катнаша.

«Зональ этапларда катнашкан бер, ике яки өч кыз ярымфиналга узды. Ярымфинал ике өлештән тора: бүген шуның беренче өлеше – интеллектуаль этап уза. Кызларга Габдулла Тукайның биографиясенә һәм иҗатына кагылышлы сорауларга җавап бирергә һәм, үзләренең фикерләрен җиткерү өчен, төрле проблемалы хәлләрдән чыгу юлын табарга тәкъдим ителә. Интеллектуаль этапны алып бару өчен без һәр сезонда «Татар китабы йорты» мөдире Айдар Шәйхинны чакырабыз», – дип аңлатты «Татар кызы» бәйгесенең башкарма директоры Айзилә Сәлахова.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Иртәгә узачак иҗади этапта кызлар үз-үзләрен тәкъдим итәчәк, иҗади номерлар күрсәтәчәк һәм жюри әгъзалары белән кыска әңгәмә узачак. Нәтиҗәләр буенча 20 ярымфиналчы арасыннан 12 кыз финалга сайлап алыначак.

Ярымфиналда Әтнә районын тәкъдим итүче Ясминә Хәйдәчева «Татар кызы» бәйгесен татар мәдәниятен үстерүгә һәм милли гореф-гадәтләрне киләсе буынга тапшыруга юнәлтелгән әһәмиятле хәрәкәт дип атады.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Бәйгедә катнашу минем бик күптәнге хыялым иде. Һәм, ниһаять, ул хыял чынга ашты. Хәзерге вакытта мин Казан педагогика көллиятенең 4нче курсында башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеге буенча белем алам», – дип өстәде ул.

  • «Татар кызы» проектын Бөтендөнья татар конгрессы татар телен, мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен һәм рухи мирасын саклау, үстерү һәм популярлаштыру максатында гамәлгә ашыра. Анда 18-27 яшьлек кияүдә булмаган кызлар катнаша ала. Бәйгенең финалы март азагында узачак.






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России