Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Казанда яңартылган ЦУМ нинди була: универмаг һөнәрчелек, укыту һәм туризм үзәгенә әверелә

0

«Бу уникаль объект булачак»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда Дәүләт Советына юлламасында һөнәрчелек һәм халык кәсепләренә ярдәм итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Казан Үзәк универмагы бинасында базасында халык-сәнгать һөнәрләре һәм осталары үзәген ачу аларны саклап калырга һәм үстерергә ярдәм итәчәк.

«Бу сувенирлар һәм эшләнмәләр сату өчен сәүдә үзәге генә түгел, ә иң мөһиме – Татарстан һөнәрчеләре өчен индустриаль парк булырга тиеш», – дип ассызыклады ул вакытта Татарстан лидеры.

Үзәк универмагны уникаль осталык үзәгенә үзгәртеп кору 2023 елда ук башланды. Объектта эшләр дәвам итә, аларны 2026 елның 1 мартына тәмамлау планлаштырыла. Проектның гомуми бәясе 5,3 млрд сум дип бәяләнә. Башта Мәскәү урамы, 2 адресы буенча урнашкан тарихи бина, ә соңыннан 23 метрлы янкорма кулланылышка тапшырылачак.

Фото: ЦУМ матбугат хезмәте

Тарихи блокта халык-сәнгать һөнәрләренең 17 юнәлеше вәкилләре өчен 70кә якын остаханә ачылачак. Биредә тимерчеләр, пыялачылар, чүлмәкчеләр, агач эшкәртү, күн һәм челтәр үрү, милли кием тегү осталары, тукучылар, ювелирлар, курчак һәм сувенирлар ясаучылар, каллиграфлар, келәм ясаучылар һәм киез басучылар эшләячәк.

Декабрь азагында ел саен уздырыла торган йомгаклау матбугат очрашуында Рөстәм Миңнеханов реконструкция барышы турында сөйләде һәм якын арада яңартылган ЦУМны журналистларга күрсәтергә вәгъдә итте.

«Бездә берничә тапкыр концепция үзгәрде. Без бу объектны сатып алдык, чөнки урыны туристлар һәм кунакларыбыз өчен бик уңайлы. «Минемчә, бу уникаль объект булачак», - дип билгеләде Рәис.

Бүген Рәис вәгъдәсе үтәлде – Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары реконструкция нәтиҗәләрен бәяли һәм үзәкнең яңартылган бинасын күрә алды.

ЦУМ архитектурасын тарихи сызымнар буенча торгызганнар

ЦУМ бинасы узган гасырның 1970 нче елларында совет модернизмы стилендә төзелгән. Яңа объектны проектлаганда, аның тарихи үзенчәлеген саклап калырга булдылар, дип сөйләде бүген журналистларга «Татинвестгражданпроект»ның баш архитекторы Елена Вәлиева.

«Без бу урынның үзенчәлеген сакларга тырыштык һәм 1969 елгы сызымнар буенча тышкы архитектураны торгыздык. Объектка бик сак карадык, эчке яктан структураны, ачык киңлекне, баскыч һәм эскалаторларны сакладык», – дип билгеләде ул.

Елена Вәлиева: «Бинаның тарихи тәңгәллеген саклап калдык».

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Эчке бизәлеш материаллары милли тематиканы исәпкә алып сайланды: композициядә татар бизәкле күн, сәйлән чигү һәм ювелир сәнгате мотивлары кулланылган. Аерым элементлар замшадан эшләнгән һәм декоратив муенсалар белән тулыландырылган, бу традицион формаларны заманча сәнгати чишелешләр белән тоташтырырга мөмкинлек бирә.

Киңлекнең төп акценты Ләйсән Сосунова һәм Мария Маркелова белән берлектә эшләнгән кинетик скульптура булачак: аның элементлары күтәреләчәк һәм төшәчәк, латун детальләре йомшак кына тирбәләчәк һәм ялтыраячак, ә эчке яктылык ялтыравык һәм күләгәләрнең җанлы уенын тудырачак.

«Без җитмешенче еллар архитектурасы рухын сакларга теләдек, шул ук вакытта аңа бөтенләй яңа тормыш өрдек. <...> Әмма, чынлыкта, бу проектта иң кызыгы нәкъ менә осталар булачак. Чөнки алар үзләренең традицияләрен, буыннар бәйләнешен саклап калдылар, һәм монда алар үзләренең иҗатын күрсәтеп кенә калмыйча, моңа өйрәтә дә алачак», – дип ассызыклады Вәлиева.

«Без җитмешенче еллар архитектурасы рухын сакларга теләдек, шул ук вакытта аңа бөтенләй яңа тормыш өрдек».

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«ЦУМ туристлар һәм Казан халкы өчен магнит булачак»

Уникаль осталык үзәгендә шәһәр халкы һәм туристлар осталарның эшен күзәтеп кенә калмыйча, үзләре дә мастер-классларда катнаша алачак.

«Бу проектның уникальлеге шунда ки, аның аналоглары Россия Федерациясендә, хәтта дөньяда да юк. Биредә осталарның һәм ачык киңлекләрнең уникаль ярашуы, алар анда безнең мирасны тапшыручы һәм аны трансляцияләүче мастер-класслар үткәрәчәк. Биредә җитештерү куәтләре дә, мастер-класслар уздыру өчен ачык зоналар да күрсәтеләчәк. Мәгариф эшенә зур зона бирелә, анда теләсә кем өйрәнә, үзләштерә һәм һөнәргә кагыла ала», – дип билгеләп үтте матбугат туры барышында ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.

Юлия Әдһәмова

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Инде ике ел «Таткультресурсцентр» Үзәкнең булачак резидентларын ЦУМда сайлап алу өчен халык кәсепләре буенча Сәнгать-эксперт советы уздыра. Сайлап алганнан соң аларга ташламалы шартларда остаханәләр бирәчәкләр – өч ел арендасыз. Бу аларга эшләнмәләр җитештерүгә, мастер-классларга һәм укытуга игътибарны тупларга мөмкинлек бирәчәк.

«Без беренчел конкурс уздырдык, аның кысаларында 64 останы билгеләдек, алар үз осталыкларын ЦУМ мәйданчыкларында күрсәтәчәк», – дип билгеләде Әдһәмова.

Барлык остаханәләрне заманча техника белән җиһазландырачаклар - аны алдан ук Осталар белән бергә килештергәннәр. Әгәр дә резидентларның берәрсе үзәктә эшен дәвам итә алмаса, аның урынын икенчесенә тапшырачаклар.

«Без бу объект туристлар һәм, иң мөһиме, безнең шәһәр халкы өчен магнит булыр дип өметләнәбез. Бу һөнәрләр белән танышу гына түгел, ә аларга кагылырга, ягъни мастер-классларда катнашырга мөмкин булган мәйданчык булачак», – дип нәтиҗә ясады Юлия Әдһәмова.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Эшлекле үзәк һәм күргәзмә галереясе

Проект җитәкчесе Ранко Тепавчевич сүзләренчә, бу киңлек Татарстан һәм һөнәрчелек тарихына чуму ноктасы булачак, шулай ук яшүсмерләргә анкеталар һәм белгечләр белән эшләү аша булачак һөнәр сайларга ярдәм итәчәк.

«Без Мәскәү профориентация үзәге белән охшаш рәвештә ЦУМ базасында бөтен республикадан 8-9 сыйныф укучыларын җыячак концепт төзергә карар кылдык», - дип сөйләде ул.

Бер үк вакытта ЦУМда 800гә кадәр кеше шөгыльләнә алачак. Даими килүчеләр абонементлар сатып ала алачак. Программаларга язылырга һәм Осталар ясый торган эшләнмәләр каталогын өйрәнергә мөмкин булачак уңайлы онлайн-платформа әзерләргә вәгъдә итәләр.

ЦУМ базасында эшлекле үзәк барлыкка киләчәк. Остаханәләрдән тыш, биредә алты конференц-зал һәм күргәзмә галереясе булачак. Беренче катта туристлар өчен инфоүзәк урнашачак.

Ранко Тепавчевич

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Диварларда өчпочмаклар һәм мич имитациясе

Комплексның беренче катында милли колоритлы фудкорт барлыкка киләчәк, анда татар ризыкларын татып карарга мөмкин булачак.

«Бу комплексның йөрәге – безнең яраткан татар ризыгы өчен урын. Биредә интерьер безнең мәдәни үзенчәлегебез символларына корылган: дала үләннәре күчмә тормышны күрсәтә, өчпочмаклардан ясалган бизәкләр гипс элементларында, ә җылы төсмерләр һәм агач детальләр татар архитектурасы традицияләрен чагылдыра. Без чәй эчәргә яратабыз, шуңа күрә үзәк акцент булып 4 метр диаметрлы чынаяклар рәвешендәге зур плафоннар торачак», - дип сөйләде Вәлиева.

Ул искә төшергәнчә, күп кенә халык өчен ЦУМга бару балачакта һәрвакыт сөт коктейле сатып алу белән тәмамланган. Балачакның бу символы кире кайтачак - аны кабат монда сатып алырга мөмкин булачак.

Янәшәдә шулай ук аутентик киңлекләр: авыл капкасы һәм Буа районының традицион бизәкле татар йорты барлыкка киләчәк. Остаханәләрдә мич имитациясен ясаячаклар, ә стеналарны халык һөнәрләре һәм ризык әзерләүнең традицион ысуллары белән танышу өчен «чәкчәк» белән бизәячәкләр. Шулай ук зур экраннар да куелачак, аларда татар ризыкларын әзерләү процессын күрергә мөмкин булачак.

Комплекстан читтә борынгы технология буенча эшләнмәләр әзерләү өчен чын мич, шулай ук чүлмәкчелек остаханәсе һәм келәтләр урнаштырачаклар.

Фото: ЦУМ матбугат хезмәте

Фонтанлы бульвар һәм парковка

Элегрәк ведомствоара комиссия утырышында шулай ук ЦУМ янәшәсендәге территория һәм парк проекты турында фикер алыштылар, аның өчен тәкъдимнәр арасында фонтаннар да бар иде. Ул вакытта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, алдагы адымнарны җентекләп билгеләү өчен, әлеге мәсьәләләр буенча фикер алышырга тәкъдим итте.

Вәлиева сүзләренчә, 1960 еллар ахырындагы фонтаннар системасы инженерлык күзлегеннән уйланылган һәм һаваны суыту системасының бер өлеше буларак кулланылган. Архив сызымнары күрсәткәнчә, төзекләндерү планында Сәет Галиев урамыннан Болакка кадәр сквер каралган, ә тулаем алганда театрлы эшлекле квартал проектланган.

Ранко Тепавчевич ышандырганча, территориядә фонтаннар барлыкка киләчәк. Казанның үсеш институты бульварлар концепциясен эшли, алар халык һәм туристлар өчен тарихи элементларны һәм заманча функцияләрне берләштерәчәк.

Ул шулай ук ЦУМ янында уңайлы парковка урнаштырылачагын хәбәр итте. Территориядә бер үк вакытта алты туристик автобус урнашачак, алар килүчеләр төркемнәрен алып киләчәк. Шулай ук автомобильләр өчен 146 урын һәм Мәскәү урамыннан 30 урынга аерым парковка каралган.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда 464 халык-сәнгать һөнәрчелеге остасы теркәлгән

ЦУМның PR-хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, Татарстанда һөнәрләр үзәге ачылу белән креатив индустрияләр үсешенең яңа этабы башлана. Федераль стратегия 2030 елга илнең тулаем эчке продуктында аларның өлеше 6 процентка җитәргә тиеш дип күздә тота. Хәзер креатив индустрияләр инде Россия Эчке тулаем продуктының 4,1 процент бирә һәм 7,5 трлн сумлык тулаем өстәмә бәя формалаштыра.

Бай мәдәни мирасы булган Татарстан бу үсеш өчен яхшы потенциалга ия. 2024 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, республикада 464 халык-сәнгать һөнәрчелеге остасы теркәлгән.

Республикада «Татарстан Республикасының креатив индустрияләрне үстерү үзәге» булдырылды. Аның төп бурычы – ЦУМны үстерү һәм төбәкнең креатив икътисадында катнашучыларның барысына да ярдәм итү. Генераль директор итеп ЦУМ проекты җитәкчесе Ранко Тепавчевич билгеләнде.

«Татар-информ», Александр Давыдова







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России