Казанда багана аву сәбәпле 1нче троллейбус вакытлыча йөрми
Бүген төнлә Татарстан башкаласының Зур Крыловка һәм Вахитов урамнары тирәсендә багана ауган, нәтиҗәдә троллейбуслар хәрәкәте туктаган. Бу хакта «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе хәбәр итә.
Хәрәкәтнең вакытлыча туктатылуы 1нче троллейбус маршрутына кагылган.
Урында авария хезмәтләре эшли, дип ышандырдылар предприятие матбугат хезмәтендә.
Казан халкын һәм кунакларны, вазгыятьне исәпкә алып, үз маршрутларын алдан ук планлаштыруны сорыйлар.
