Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрен автомат рәвештә теркәү системасы әзер
Татарстан гомуми файдаланудагы юлларда юл-транспорт һәлакәтләрен автомат рәвештә ачыклау системасын кертергә әзер. Бу хакта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов ТР Транспорт министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте.
«Юл-транспорт һәлакәтләре очракларын автомат рәвештә ачыклау системасы эшләнде. Система юл агымын анализлый, аварияләрне, туктап торган транспорт чараларын һәм машиналар йөри торган юлдан баручы җәяүлеләрне ачыклый. Система ясап бетерелде, гамәлгә кертү өчен әзер», - дип сөйләде ул.
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика юлларында иминлекне 299 адаптив светофор, 88 видеодетектор, 380 метеостанция һәм 30 меңнән артык видеокүзәтү камерасы тәэмин итә. «Агломерациянең магистраль юллары белешмәләр җыю чаралары белән тулысынча колачланган», - дип ассызыклады ул.
Фәннәр академиясе президенты тагын бер проект турында сөйләде. Бу – смартфондагы акселерометр аша юл өслегендәге дефектларны тикшерү өчен мобиль кушымта. «Кушымтаның төгәллеге 87 процент тәшкил итә. Прототип әзер, хезмәт транспортында сынап карарга була», - дип билгеләде ул.
