Казанда ишегалларын җыештыруга гадәттәгедән ике тапкыр күбрәк техника чыккан
Бүген Татарстан башкаласында идарәче компанияләр ишегалларын кардан чистартуга 156 машина чыгарган – гадәттәгедән ике тапкырга күбрәк. Шулай ук ишегалды территорияләрендә 1047 урам җыештыручы эшли, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
Идарәче компанияләр хезмәткәрләре тротуарларны һәм ишегалларын, машина кую урыннары һәм подъездларга керү юлларын кардан чистарта.
Махсус техника көчәйтелгән режимда эшли. Голубятников, Челюскин, Бертуган Касыймовлар һәм башка урамнардагы ишегалларында кар җыюга җирле халык та кушылган.
Кичә Казанда «Буран» планы игълан ителде. Ул 2 февраль төн уртасына кадәр гамәлдә булыр дип көтелә. Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 26,5 мең тонна кар чыгарылган.
Моңа кадәр синоптиклар Татарстанда алты көн эчендә айлык нормадан күбрәк явым-төшем булырга мөмкин дип кисәткән иде. Иртәгә, 1 февральдә, республикада янә бураннар булачак.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә көчле кар һәм буран шартларында юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итәргә кушты һәм коммуналь хезмәтләр эше буенча йөкләмәләр бирде.
