«Буран» планы гамәлдә булу сәбәпле, иртәгә Казандагы муниципаль парковкалар бушлай эшли
Иртәгә, 2 февральдә, Казанда муниципаль парковкалар көне буе бушлай эшләячәк. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.
Режим «Буран» оператив планы гамәлдә булу сәбәпле кертелә. Чара юлларны кардан чистартучы хезмәтләренең эшен җиңеләйтүгә һәм юл читендә куеп калдыру сәбәпле махсус техникага комачаулаучы автомобильләр санын киметүгә юнәлтелгән.
Автомобиль йөртүчеләрдән бу көннәрдә шәхси транспортта йөрмәскә тырышуларын һәм машиналарны юлларны кардан чистартырга комачаулый торган урыннарда калдырмауларын сорыйлар.
