Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Ижевск егете Татарстанда укуын тәмамлап Пилотсыз система гаскәрләренә хезмәт итәргә китте

0

Ижевскида туган 26 яшьлек Роман Гладков, Татарстан югары уку йортларының берсен тәмамлаганнан соң, РФ Саклану министрлыгы белән пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү теләге белән контракт төзеде.

«Мин контрактка кул куярга карар кылдым, чөнки бакалавриат һәм магистратураны тәмамладым инде. Татарстанда җылылык энергетикасы юнәлешендә укыдым, контракт тәмамланганнан соң белгечлек буенча эшләргә ниятлим. Пилотсыз гаскәрләрдә контракт буенча хезмәт итүнең бик күп уңай яклары бар, ә Татарстанда – иң яхшы шартларның берсе. Монда түләү безнең төбәктәгегә караганда күбрәк һәм ташламалар да күп. Шунысы шатландыра - контракт автомат рәвештә дәвам итмәячәк һәм хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы булачак», - дип уртаклашты Роман Гладков.

Роман пилотсыз очкычларның киләчәге булуына ышана, ә аларны куллану «нәтиҗәле» булуын әйтә.

«Әйе, мин дә компьютер уеннары уйнадым, геймпад белән яхшы танышмын. Мондый тәҗрибәнең кирәге чыгар дип ышанам», - дип өстәде ул.

Гаиләдә Роман Гладковны бармаска үгетләгәннәр, ләкин ул аларга төпле карар кабул итүе турында белдергән.

Якын арада Роман түләүләр алачак һәм укырга китәчәк.

1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә түләүләрне 2,9 миллион сумга кадәр арттырдылар, бу - илдә һәм Идел буе федераль округында иң югары түләүләрнең берсе. Әлеге түләү ике өлештән тора: 2,5 миллион сум Татарстан бюджетыннан бүленә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.

РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр өчен, шул исәптән пилотсыз системалар гаскәрләренә дә, өч меңнән артык ташлама гамәлдә булачак. Алар арасында акчалата түләүгә айлык өстәмә белән хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы; гомерне, сәламәтлекне иминиятләштерү һәм, түләүсез тикшеренүне дә кертеп, медицина учреждениеләрендә дәвалану бар.

Хәрбиләрнең гаиләләре дә игътибарсыз калмаячак, алар хакимият опекасына алына. Шулай ук төрле ташламалар (югары уку йортларында балаларны укыту өчен бюджет урыннары, түләүсез секцияләр, юлда бушлай йөрү һ.б.) да бар.

Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында контрактка кул куярга теләүчеләр өчен 117 хезмәте аерым кайнар элемтә линиясе ачты, аңа 117 номеры буенча шалтыратып һәм 4 төймәсенә басып эләгергә мөмкин. Әгәр дә кандидат беренчел параметрлар буенча Пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт төзү өчен туры килсә, аның контакт мәгълүматларын сайлап алу пунктындагы белгечкә тапшырачаклар.

Бу төр гаскәрләрне булдыру турында 21 ноябрьдә полковник Пилотсыз системалар гаскәрләре башлыгы урынбасары Сергей Иштуганов хәбәр итте.

Яңа гаскәр хәрбиләре җирдә пилотсыз очучы, йөзүче һәм хәрәкәт итүче бөтен нәрсә белән идарә итәчәк. Моңа «Герань» да, «Странник» чылбырлы дроннары да, экипажсыз катерлар да керә. Бу гаскәрләрдә контракт шартлары бераз аерыла. Төп аерма – хезмәт итү вакыты автомат рәвештә озайтылмый, хәтта хәрби хәрәкәтләр контракт ахырына якынлашкан вакытта тәмамланмаса да. Контрактның минималь вакыты - бер ел. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрне башка гаскәрләргә күчермәячәкләр, өйрәтү Татарстан белән күрше төбәкләрдә ким дигәндә ике ай дәвам итәчәк.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры һәм 117 кол-үзәк төбәкара номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России