Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Күп балалы аналарга ярдәм чаралары турында сөйләделәр

0

Узган ел Татарстаннан 2 меңнән артык күп балалы ана вакытыннан алда пенсиягә чыккан. Хатын-кызлар тагын нинди дәүләт ярдәме чаралары ала һәм кемгә вакытыннан алда пенсиягә чыгу тиешлеге турында «Татар-информ»да матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Сигез яшькә кадәр өч һәм аннан да күбрәк бала тапкан яки уллыкка алган һәм тәрбияләгән хатын-кызлар иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгу хокукына ия. Пенсиягә чыгуның яшь чикләре түбәндәгечә билгеләнгән: биш һәм аннан күбрәк балалы хатын–кызлар – 50 яшьтән, дүрт балалы хатын–кызлар – 56 яшьтән, өч балалы хатын-кызлар – 57 яшьтән», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Быел вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен кимендә 15 ел иминият стажы булырга һәм 30 пенсия коэффициенты тупларга кирәк. Иминият пенсия коэффициенты исәпләгәндә календарь ел өчен балаларны тәрбияләү исәпкә алына: беренче бала өчен – 1,8 балл, икенче бала өчен – 3,6 балл, өченче һәм дүртенче бала өчен яшь ярымга кадәр тәрбияләү чорында – 5,4 балл.

Моннан тыш, Татарстан балаларының әниләре башка дәүләт ярдәме чараларыннан файдалана.

«Бу йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр, бала туганда бер мәртәбә бирелә торган пособие, беренче бала тууга бәйле айлык түләү, яшь ярымга кадәр бала карау буенча айлык пособие, баланы гаиләгә тәрбиягә биргәндә бер мәртәбә бирелә торган пособие, инвалид балаларны карау өчен өстәмә түләүле ял көннәре, ана капиталы. Эшләмәүче инвалидларның ата-аналары айлык түләүләр ала. Шулай ук балалар бакчасы өчен түләүләрне һәм яңа туган балаларга бүләкләрне компенсацияләү каралган», – дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.

2026 елдан закон хатын-кызларның иминият стажына барлык балалар карау чорын кертүне күздә тота, бу биш һәм аннан да күбрәк балалы әниләрнең пенсия күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Карау чоры иминият стажына аларга кадәр яки аннан соң эшләү чоры иминият кертемнәрен исәпләп чыгару һәм түләү шарты белән исәпләнә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп балалы әниләр генә түгел, ташламага ия булган башка кешеләр дә вакытыннан алда пенсиягә чыга ала.

Россиядә балалы гаиләләргә ярдәм «Гаилә» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России