Июль 2026 елның иң озын эш ае булачак
2026 елда эш көннәре саны буенча иң озын ай июль булачак – анда 23 эш көне санала. Бу хакта «Работа.ру» сервисының персонал һәм оештыру үсеше буенча директоры Юлия Санина белдерде, дип яза «РИА Новости».
Апрель, сентябрь, октябрь һәм декабрь айларында 22шәр эш көне көтелә. Болар – керемнәр ягыннан иң отышлы айлар, дип билгеләп үтте эксперт.
Санина аңлатканча, эш көннәре күп булганда уртача көнлек хезмәт хакы һәм ял акчасы бер чама була, шуңа күрә хезмәткәр ялга киткәндә хезмәт хакын югалтмый.
