Казан агломерациясендә илкүләм проект буенча 14 чакрымнан артык озынлыкта юл ремонтлана
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Казан агломерациясендә быел 6,8 чакрымнан артык озынлыкта төбәк юлларына һәм озынлыгы 7,6 чакрымнан артык тәшкил иткән җирле юлларга ремонт ясалачак. Барлыгы 14 чакрым озынлыктагы 19 юл объекты төзекләндереләчәк, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
«Илкүләм проект буенча Казан агломерациясендә юлларның норматив торышының 85,19 процент күрсәткеченә ирешү ниятләнә. Юл челтәрен яхшырту хәрәкәт итү өчен уңайлы, имин шартлар тудырачак һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрәчәк», – дип билгеләп үтте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.
