Тәтеш районы Олы Тархан авылында «Үзебезнекеләр өчен җылылык» акциясе узды
Тәтеш районы Олы Тархан авылы мәдәният йортында «Үзебезнекеләр өчен җылылык» дип аталган акция оештырылды. Бу хакта «Тәтеш таңнары» газетасы яза.
Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре киң күңелле авылдашлар белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җылы билбаулар теккән. Окопларда һәм ачык урыннарда хезмәт итүче хәрбиләр өчен җылы билбауларның әһәмияте аеруча зур.
«Безнең кечкенә генә ярдәмебез аларны салкыннарда җылытсын һәм Җиңүне якынайтсын», – ди хатын-кыз волонтерлар.
Безнең хәрбиләрне, һичшиксез, билбаулар гына түгел, аларны әзерләүчеләрнең кул һәм йөрәк җылысы да җылытачак.
