Казанда трамвайның «Лада» белән бәрелешүе видеога эләккән
«Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте Гвардия урамында трамвай белән «Лада Ларгус» автомобиле бәрелешү видеоязмасын бастырды. Кадрларда авто йөртүченең сулга борылганда сулдан хәрәкәт итүче трамвайны күрмәве һәм аңа юл бирмәве аңлашыла, бу бәрелешүгә китергән.
Һәлакәттән соң трамвай йөртүченең хәле начарлана. Урынга ашыгыч ярдәм бригадасы килә, табиблар кирәкле ярдәм күрсәтә.
