Мәдәният министрлыгы Аяз Гыйләҗев һәйкәленең иң яхшы эскиз проектына конкурс игълан итә
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстанның халык язучысы Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев һәйкәленең иң яхшы эскиз проектына ачык иҗади конкурс игълан итә.
Конкурс 2026 елның 5 февраленнән 5 апреленә кадәр уздырыла.
Конкурста Россия Федерациясе гражданнары булган һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче профессиональ эшләүче скульпторлар катнаша ала.
Һәйкәл Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театры янында урын алачак.
Конкурста катнашучыларга 2026 елның 5 февраленнән 15 мартына кадәр кәгазьдә конкурс комиссиясенең җаваплы секретарена гариза бирергә кирәк.
Нигезләмә белән тулырак ТР Мәдәният министрлыгы сайтында танышырга була.
