Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Көчле кар яуган вакытта Казанның җәмәгать транспорты 5,2 млн пассажирга хезмәт күрсәткән

0

Казанда көчле кар яуган вакытта, ягъни 27 гыйнвардан 4 февральгә кадәр, 5 миллион 234 мең 777 пассажир шәһәрнең җәмәгать транспортыннан файдаланган. Җир өсте транспортында рекорд сандагы пассажирлар агымы 30 гыйнварда теркәлгән – бу көнне 583 мең 972 кеше автобус, трамвай һәм троллейбусларны сайлаган.Катлаулы метеошартларга карамастан, шәһәр хезмәтләре барлык төр транспортның тотрыклы эшләвен тәэмин итте, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.

Пассажирларга хезмәт күрсәтүче оешмаларның җайга салынган эше, кайбер урамнарда һәм ишегалларында кар көртләре аркасында шәхси автомобильләрне куллану кыенлашкан яки чикләнгән шартларда шәһәр халкына башкалада йөрү мөмкинлеге булдырган.

Казан метрополитены көчле явым-төшем теркәлгән көннәрдә 877 мең пассажирга хезмәт күрсәткән. Метрода иң күп пассажирлар агымы шулай ук 30 гыйнварга туры килә – ул көнне 121 мең 616 кеше метрода сәфәр кылган.

Исегезгә төшерәбез, Казанда иң күп кар яуган тугыз көн эчендә, 27 гыйнвардан башлап, шәһәр урамнарыннан 222 мең тонна кар чыгарылган. Әлеге күрсәткечне узган елның кышында чыгарылган барлык кар күләме белән чагыштырып була – үткән кышта башкала урамнарыннан 238 мең тонна кар җыеп алынган. Көчле кар яуган вакытта юлларны бозлавыктан арындыру өчен 9,5 мең тонна реагент һәм ком-тоз катнашмасы тотылган.

«Буран» планы гамәлдә булган көннәрдә – 30 гыйнвардан 4 февральгә кадәр – 189 мең тонна кар чыгарылган. Ә бу елгы кышта бер тәүлеккә иң күп чыгарылган кар күләме 38 мең тоннаны тәшкил итә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России