Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Мошенниклар хәрби операция катнашучыларын фишинг сайтлары ярдәмендә алдыйлар

0

Интернет челтәрендә ярдәм кыяфәтендә махсус операция катнашучыларын һәм аларның гаилә әгъзаларын алдаучы мошенникларның сайтлары барлыкка килүен дәвам итә. Бу хакта Россия цифрлар министрлыгының «Интеграл» фәнни-тикшеренү институты хәбәр итә.

Еш кына мондый сайтлар «ярдәм» тәкъдим итә – мәсәлән, түләүләрне рәсмиләштерүдә, медицина ярдәме алуда яки хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен документлар әзерләүдә. Чынлыкта бу ресурсларның максаты – ярдәм түгел, ә кулланучыларның мәгълүматларын урлау.

Киң таралган схемаларның берсе булып Telegram мессенджерында аккаунтлар урлау тора. Сайтта форма тутырылганнан соң кешегә мессенджер аша «гаризаны расларга» тәкъдим итәләр. Моның өчен телефон номерын һәм СМСтан бер тапкыр кулланыла торган код кертергә сорыйлар. Әгәр кулланучы моны эшли икән, мошенниклар аның аккаунтына тулы керү мөмкинлеге ала һәм башка кешеләргә аның исеменнән аларны ялгыш юлга кертеп яза ала.

Ышаныч уяту өчен, җинаятьчеләр сайтларда янәсе хәйрия фондлары һәм сәяси партияләр белән хезмәттәшлек турында ялган мәгълүмат урнаштыра. Шул ук вакытта алар чыннан да СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә торган реаль булган оешмаларны еш искә ала.

Шулай ук кешеләрнең киңрәк даирәсенә исәпләнгән сайтлар да табылган. Мәсәлән, кулланучыларга хәрби хезмәткәргә РФ Герое исемен бирү өчен тавыш бирергә тәкъдим итәләр. Теләге булган һәркем тавыш бирә ала.

Белгечләр исегезгә төшерәләр: түләүләрне рәсмиләштерергә, ярдәм алырга яки иҗтимагый инициативаны хупларга тәкъдим ителгән сайтларга кергәндә игътибарлы булыгыз. Һәрвакыт сайт адресын тикшерегез – хәтта домен исемендәге зур булмаган хата да сезнең каршыгызда мошенниклар булуы турында сөйли ала.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России