Мәскәүдә генерал-лейтенант Владимир Алексеевка атканнар, ул хастаханәдә
Мәскәүдә Россия Саклану министрлыгы генерал-лейтенанты Владимир Алексеевка һөҗүм иткәннәр. Ату җәрәхәте алган хәрби хастаханәгә озатылган, дип яза РИА Новости.
Билгесез кеше хәрбинең аркасына берничә тапкыр аткан һәм качкан, дип билгеләп үтелә. Һөҗүм факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Хәзер тикшерүчеләр һөҗүм итүчене эзли.
