Альмир Абашев: Быел Татарстанда йөрәккә аритмологик операцияләр ясау 13 процентка артачак
Быел Татарстанда йөрәккә аритмологик операцияләрне 13 процентка арттырырга җыеналар. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев бу минутларда йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.
Кан әйләнеше системасы авырулары турында сөйләгәндә, министр гомергә куркыныч янаган очракларны ачыклау 2,7 тапкыр артканын әйтте.
Узган елда республикада 28 йөрәк трансплантациясе үткәрелгән. «2025 елда йөрәккә төрле дәрәҗәдә операцияләр уздыру буенча 8нче үзәк Чистайда ачылды», – диде Альмир Абашев.
Министр чыгышында диспансеризация әһәмиятен искәртте. Тикшерүләр барышында 7 процент кеше генә сәламәт дип табылган. Һәр унынчы кешедә нинди дә булса чир ачыкланган.
Коллегия утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.
