Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстанның күренекле галимнәрен бүләкләде

0

Бүген ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күренекле галимнәргә фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм премияләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Россия фәне көне алдыннан узды.

«Россия фәне көне якынлаша. Бу бәйрәм фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, инженерлар һәм тикшеренү эшчәнлегенә гомерләрен багышлаган барлык кешеләрне берләштерә. Илдәге алдынгы фәнни-технологик үзәкләренең берсе булган Татарстанда бу көн аерым әһәмияткә ия», - диде Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада фән һәм техника өлкәсендә лаеклы дәүләт эшлеклеләре һәм галимнәр эшли. Соңгы елларда фәнни-мәгариф комплексы уңай динамика күрсәтә. Кайбер мөһим параметрлар буенча сизелерлек алга китеш күзәтелде.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Фәнне финанслау күләме соңгы биш елда өч тапкыр артты. Фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнүчеләр саны рекордлы күрсәткечкә җитте. Бу нәтиҗәләргә Россия Президенты Владимир Путин, Хөкүмәт, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә ирешелде», – дип искәртте Татарстан лидеры.

Аның сүзләренчә, Татарстан университетлары һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге илебезнең югары белем һәм фән системасын үстерүнең мөһим стратегик программалары кысаларында үз эшчәнлеген системалы рәвештә киңәйтә. Алар арасында «Яшьләр һәм балалар», «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад», «Өстенлек 2030» илкүләм проектлары, «Алдынгы инженерлык мәктәпләре» федераль проекты һәм башкалар бар.

«Узган ел Татарстан фәнни-мәгариф учреждениеләренең технологик лидерлык илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга планлы рәвештә кушылуы сөендерә. Республиканың фәнни-технологик үсешенә безнең сәнәгать тә актив җәлеп ителә. Зур бизнес ярдәмендә Татарстан шәһәрләрендә дөнья дәрәҗәсендәге университет кампусларын киңәйтү һәм яңарту процессы дәвам итә», - диде Миңнеханов.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Республикада фәнни эшчәнлекне стимуллаштыруның гамәлдәге төбәк алымнарын камилләштерүгә һәм яңаларын кертүгә аерым игътибар бирелә. Алар арасында күпсанлы грантлар һәм стипендия проектлары, конкурслар һәм фәнни премияләр, яшь галимнәрнең торак шартларын яхшырту программасы бар.

«Татарстанның ил субъектлары фәнни-технологик үсеше илкүләм рейтингында ышанычлы рәвештә өченче урынны биләве закончалыклы», - диде Татарстан Рәисе.

Тантаналы чарага илебез фәнен үстерүгә зур өлеш керткән республика фәнни җәмәгатьчелегенең иң яхшы вәкилләре җыелды.

«Сезнең һәрберегезгә мөһим һәм кирәкле хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең идеяләрне һәм эшләнмәләрне гамәлгә кертү Татарстанның һәм тулаем илнең киләчәк үсешенә этәргеч бирәчәгенә ышанам», - дип искәртте Миңнеханов.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Нефть ятмаларын эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм инновацион күзәнәкле материаллар булдыру өчен күп фазалы агымнарның математик модельләре һәм цифрлы игезәкләре» дигән фәнни эшләр циклы өчен дүрт кеше дәүләт премияләре белән бүләкләнде.

«Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына экологик яктан куркынычсыз инновацион биотехнологияләрне интеграцияләү һәм аларның икътисади нәтиҗәлелеге» эше өчен җиде кеше бүләкләнде.

ТР Фәннәр академиясе Гамәли семиотика институтының баш фәнни хезмәткәре Җәүдәт Сөләйманов - «Дуслык» орденына, берничә галим «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России