Рөстәм Миңнеханов табибларга: Хәзер башкача эшләргә кирәк!
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың медицина хезмәткәрләренә эш сыйфатына игътибарларын арттыруларын сорады. Бу хакта ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе чыгышында әйтте.
«Бүген мәгълүмати системалар халыктан кире элемтә алырга мөмкинлек бирә. Халыкның өмете бүтән хәзер. Элек ак халатлы кеше күренүгә рәхмәт әйтсәләр, бүген алай түгел. Сез игътибарлы булырга, сыйфатлы итеп эшләргә, килгәннәре өчен рәхмәт әйтергә тиеш. Алайса, кабул иткәнегез өчен, күбрәк рәхмәтне сезгә әйтәләр иде», – дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.
Ул министрлыкка да, баш табибларга да мөрәҗәгать итеп: «Хәзер башкача эшләргә кирәк! Табибка язылу, хезмәтләрнең сыйфатына карата шикаятьләр күп. Табиблар эшенең нәтиҗәлелеге төрле җирдә аерыла. Дарулар белән тәэмин итү буенча да сораулар бар. Әйдәгез, медицина учреждениеләрендә эш сыйфатын арттырыйк!» – дип өндәде Татарстан Рәисе.
