Рөстәм Миңнеханов һәм Евгений Миронов мәдәнияттә хезмәттәшлек турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең халык артисты, Дәүләт Милләтләр театрының сәнгать җитәкчесе Евгений Миронов белән очрашты. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда яклар мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү һәм Татарстанда уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
