Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанда парламент дәресләрен Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлыйлар

0

Татарстанда 16-28 февраль көннәрендә парламент дәресләре узачак. Быел алар барлык мәктәпләрдә генә түгел, махсус урта уку йортларында да үтәчәк. Дәресләр республикада игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлана. Аларның темасы - «Хезмәт һәм сугышчан батырлык белән без Ватанны данлыйбыз». Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның «Парламент дәресе – 2026»ны оештыру һәм уздыру кысаларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, һөнәри белем бирү учреждениеләре педагоглары белән очрашуында билгеле булды.

«Быел Татарстанда парламент дәресе 18 нче тапкыр узачак. Аның темасы очраклы гына сайланмаган – ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елының төп аспектларын чагылдыра. Катлаулы шартларда махсус хәрби операциядә Россия мәнфәгатьләрен яклаучы хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм итүнең әһәмиятен тагын бер кат ассызыклый», - диде Мөхәммәтшин.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан шефлык иткән Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә «Бердәм Россия» партиясе ярдәмендә җыелган чираттагы гуманитар йөк җибәрелә, аның гомуми авырлыгы якынча 100 тонна тәшкил итә.

«Россия дәүләте үзенең батыр үткәне белән дан тота. Ул чын батырлык һәм фидакарьлек җебе белән сугарылган. Тарихыбызның һәр чоры күп буыннар өчен әхлакый ориентир булган югары батырлык үрнәкләре белән билгеләп үтелде. Һәм бүген махсус хәрби операция барышында Ватанга хезмәт итү традициясен намус белән һәм лаеклы рәвештә дәвам итәләр», – дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда ике шәһәр «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен йөртә – Казан 2020 елдан һәм Яшел Үзән 2025 елдан. «Әлеге мактаулы исемне тагын дүрт шәһәргә – Кукмара, Чистай, Алабуга һәм Бөгелмәгә бирү буенча эш алып барыла», – диде ул.

Мөхәммәтшин фикеренчә, педагоглар махсус миссия үтиләр – көн саен үз белемнәрен үсеп килүче буынга тапшырып, Татарстанның киләчәгенә нигез салалар. «Нәкъ менә гаиләдә һәм мәктәп стеналарында чын патриотизм нигезләре салына, хезмәтне бәяләргә, законны хөрмәт итәргә, туган телне һәм мәдәниятне сакларга, Ватан казанышлары, аны яклаучыларның батырлыгы белән горурланырга өйрәтә. Бу игелекле эшкә тематик парламент дәресләре дә үз өлешен кертә», - дип йомгаклады ул.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России