Миңнеханов Татарстан икътисадында 2025 ел нәтиҗәләрен уңай дип бәяләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Татарстан Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында республиканың узган елгы макроикътисади күрсәткечләренә бәя бирде.
«Мидхәт Шаһиәхмәтов безнең эш нәтиҗәләрен җентекләп сөйләде. Барлык кыенлыкларга да карамастан, алар уңай: тулай төбәк продукты да, сәнәгать җитештерүе күләмнәре дә, төп капиталга инвестицияләр дә. Авылда да барысы да тәртиптә. Төзелеш күләме – һәркайда үсеш бар», - дип билгеләде Миңнеханов.
Рәис белдергәнчә, бу нәтиҗәләргә Татарстан командасы эше нәтиҗәсендә генә түгел, ә Россия Президенты Владимир Путин йөзендә ил җитәкчелеге, федераль министрлыклар һәм үсеш институтлары ярдәме белән дә ирешелгән.
«Минемчә, бер ел без лаеклы эшләдек. Аңлашыла, сораулар туачак. 2026 ел гади булмаячак, әмма барлык мөмкинлекләребезне мобилизацияләячәкбез, федераль үзәк ярдәменә таяначакбыз. Бик күп федераль программалар, милли проектлар бар. Без барысында да актив катнашырга тиеш. Республика халкының иминлеген Россия дәүләте мәнфәгатьләрендә тәэмин итәргә», - дип йомгаклады Татарстан Рәисе.
