Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Мир» кинотеатрында «Ай булмаса, йолдыз бар» сериалының беренче эпизоды күрсәтелде

0

Казанның «Мир» кинотеатрында татар драматургиясе классигы Туфан Миңнуллин пьесасы мотивлары буенча «Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалының беренче эпизодын тәкъдим итү булды.

Премьерада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айдар Зарипов, «Татмедиа» РА җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «ТНВ» генераль директоры Илшат Әминов, «Татарстан» ДТРК филиалы директоры Фирдүс Гыймалтдинов, шулай ук район башлыклары һәм Татарстан җәмәгатьчелегенең танылган вәкилләре катнашты.

Тамаша алдыннан Марат Әхмәтов кунакларга күңелле тамаша теләде. Кыска гына чыгышында ул билгеләп үткәнчә, туган телне кайгырту мөһим, ә бу сериал кебек проектлар кешеләрне татар телен өйрәнүгә этәрә.

«ТНВ» генераль директоры сүзләренчә, телеканал тамашачылары сериалны март аенда ук күрәчәк. Әминов проектны эшләүгә үз кулын куйган һәркемгә рәхмәт белдерде һәм төшерү барган районнар башлыкларының ярдәмен аерым билгеләп үтте: «әгәр бергә алынсаң, эш бара».

ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров фикеренчә, сериалны куючы Александр Далматовның үз стиле бар - үз эшләрендә ул тормышның дөреслегенә ирешә. Язучы Мансур Гыйләҗев та уңай шәрехләр бирде, сериаллар Татарстан кинематографы өчен дөрес юнәлеш, дип өстәде.

Сериалның режиссеры – Александр Далматов. Сценарий авторлары: Александр Далматов һәм Алсу Хәбибуллина. Төп рольләрне Диләрә Фазлыева, Артем Пискунов һәм Алмаз Борһанов башкардылар. Оператор-куючы – Максим Самсонов. Икенче режиссер – Илмир Хәбибуллин. Рәссамнар командасы: Сәлимә Әскәрова, Фирүзә Зиннәтуллина һәм Алсу Кадыйрова. Җырлар авторы – Артем Пискунов.

Сериалны «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә булдырды.

Сериал барлыгы 10 эпизодны үз эченә ала. Телесериалның премьерасы 2026 елның мартына планлаштырылган.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России