БПЛА бәреп төшерелгәннән соң, Залесныйда берничә йортта яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр
Бүген Татарстанга һөҗүм иткән пилотсыз очкычларның берсе Залесный бистәсендә бәреп төшерелгән.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе хәбәр иткәнчә, Аксаков урамындагы берничә йортны һәм 147 нче балалар бакчасыннан балаларны эвакуацияләгәннәр.
Урында махсус хезмәтләр эшли. Куркыныч янамавы ачыклангач, эвакуацияләнгән халык өйләренә кайта алачак, диелә.
