Түбән Камада күп балалы гаиләләрнең барысы да март ахырына җир кишәрлекләре алачак
Түбән Камада күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү буенча эш дәвам итә, дип хәбәр итте мэр Радмир Беляев 2025 ел нәтиҗәләре буенча хисап сессиясендә.
«Мөһим мәсьәлә – күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү. Без 4 476 гаиләгә җир участогы бирдек инде. 160 гаилә чиратта кала, участоклар бирүнең планлаштырылган срогы – агымдагы елның март ахыры», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Ул ассызыклаганча, гаиләләрнең тормыш шартларын яхшырту өчен юлларны төзекләндерүгә өстәмә акча юнәлдерелгән.
«Быел Республика Рәисенең шәхси ярдәме белән юл эшләренә өстәмә рәвештә 283 млн сум бүлеп бирелде. Әлеге акчаларны без күп балалы гаиләләр участокларындагы һәм Кама Аланындагы юллар мәсьәләсен хәл итүгә тотачакбыз», - дип өстәде Беляев.
