Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтте
Иртәгә, 12 февральдә, Татарстанда һава торышының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә дә, көндез дә урыны белән тизлеге 15-20 метрга (Казанда – 18 метр) кадәр җитәчәк көчле җил көтелә.
Бофорт шкаласы буенча, секундына 13,9-17,1 метр тизлектәге җил – көчле, 17,2-20,7 метр тизлектәгесе – бик көчле, ә 20,8-24,4 метр тизлектәгесе давыллы җил дип атала.
