Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Рөстәм Миңнеханов: Галимнәр һәм инженерлар әзерләүне мәктәп эскәмиясеннән башларга кирәк

0

Татарстан икътисады квалификацияле фәнни һәм инженер-техник хезмәткәрләрнең даими рәвештә тулыланып торуына мохтаҗ. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәшир Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында Россия фәне көненә багышланган чараларның лекторлары белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан – Россиянең социаль-икътисади үсештә терәк төбәге, ул куәтле сәнәгать һәм фәнни-мәгариф базасына ия. Республика тулаем төбәк продукты күләме буенча илдә -җиденче, төзелеш масштаблары буенча - икенче һәм сәнәгать җитештерүе күләме буенча бишенче урынны били. ТР шулай ук Төбәкләрнең фәнни-технологик үсеше илкүләм рейтингында лидерлар өчлегенә керә.

«Без фәнни һәм инженер-техник кадрлар әзерләүне мәктәп эскәмиясеннән үк башларга кирәклеген аңлыйбыз. Республикада гадәттәгечә балалар һәм яшьләр арасында фәнне популярлаштыруга, үсеп килүче буында тикшеренү һәм инженерлык компетенцияләрен формалаштыруга, шулай ук һөнәри юнәлеш бирү эшенә аерым игътибар бирелә», – диде ТР Рәисе.

Ул Татарстанда берьюлы ике махсуслаштырылган укыту-фәнни үзәк эшләвен билгеләп үтте. Бу - сәләтле балалар өчен лицей-интернатлар, алар төп югары уку йортларының структур бүлекчәләре булып тора һәм югары технологияле тармаклар өчен интеллектуаль элитаны башлангыч әзерләүне гамәлгә ашыра. Моннан тыш, республикада әйдәп баручы университетлар каршында төрле профильдәге лицейларның киң челтәре бар.

«Татарстанда «Уңыш» профильле укыту системасын үстерүнең төбәк концепциясе кабул ителде. Аның кысаларында технологик һәм табигый-фәнни, аграр һәм геологик, республика икътисадында ихтыяҗ булган башка юнәлешләрнең инженер класслары челтәре актив рәвештә киңәйтелә. Хәзерге вакытта Татарстанда югары сыйныф укучыларының 84 проценты профильле белем ала», – дип искәртте ТР Рәисе.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Ул шулай ук 2024 елдан республикада «Физик-математик алгарыш» белем бирү проекты гамәлгә ашырылуы турында да әйтте. Әлеге инициатива муниципаль районнарның гомуми белем бирү учреждениеләрендә физика-математика сыйныфлары һәм түгәрәкләре ачуны, мәктәпләргә грантлар һәм премияләр бирүне, шулай ук физика һәм математиканы популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар сериясен үткәрүне күздә тота. Бу максатларга республика бюджетыннан ел саен 250 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелә.

Тулы булмаган ике уку елында республикада 40 физика-математика сыйныфы һәм 170 түгәрәк ачылган. Нәтиҗәдә, Татарстанда урта мәктәпне тәмамлаучыларның өлеше арта башлады, алар профильле математика һәм табигый-фәнни дисциплиналар буенча Бердәм дәүләт имтиханын сайлый. «Хәзер без табигый-фәнни циклның башка предмет өлкәләре өчен шундый ук проектны башлап җибәрәбез, ул – «Физик-химик алгарыш», – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

ТР Рәисе «Университет технологик эшмәкәрлеге платформасы»нда булдырылган университет стартап-студиясен һәм «Лобачевский» кече бизнес – венчур фондына инвестицияләр кертү компаниясен дә искә алды.

«Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия фәне көне белән котлыйм. Татарстанга килүегез һәм бүгенге чараларга кушылуыгыз өчен рәхмәт», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России