Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанда беренче республикакүләм «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестивале башланды

0

Татарстанда яшь журналистларны һәм мәктәп медиа редакцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән яңа проект – беренче республикакүләм «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестивале башланды. Проектка Татарстан мәктәпләренең медиа командалары чакырыла – аларга газета-журналлар, радио һәм телевидение студияләре, социаль челтәрләрдәге каналлар һәм башка форматлар керә. Катнашучылар 12-18 яшьтә булырга тиеш.

Фестиваль 3 этапта узачак: беренче этап – катнашучылардан гаризалар кабул эше инде башланган. Ул февральдән март башына кадәр дәвам итәчәк. Сайлап алу этабы һәм жюри эше март аенда узачак, бәйгенең финалы апрель аенда көтелә. Финалда укучыларны белем бирү программасы, иҗади сессияләр һәм проектларны яклау көтә.

Фестивальдә җиңүчеләр ике төп номинация: «Рус телендәге мәктәп медиасы» һәм «Татар телендәге мәктәп медиасы» номинацияләре буенча билгеләнәчәк. Шулай ук жюри иң яхшы журналистик материал, иң яхшы радиопроект, иң яхшы видеорепортаж, иң яхшы медиа-дизайн, иң яхшы фото һәм видеоконтент индивидуаль номинацияләрдә иң яхшыларны сайлаячак. Фестивальнең төп бүләге – Гран-прига иң яхшы мәктәп медиасы ия булачак, җиңүчеләр өчен – «Тур для СВОих» Бөтенроссия социаль туристик маршруты кысаларында сәяхәт оештырылачак.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Фестивальне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре министрлыклары, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте, «Ялкын» журналы, «Республика мәктәптән тыш эш үзәге» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» акционерлык җәмгыяте, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты, Татарстан Республикасы «Первый Патриот» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге оештыра.

«Бүген истәлекле көн, Казан журналистика мәктәбенә нигез салган Флорид Әгъзамовның 90 еллыгы – фестиваль шундый истәлекле көндә башлана. Проектка алынган барлык оештыручыларга да рәхмәт белдерәм. Әлеге фестиваль журналистика өлкәсендә зур вакыйга булыр дип ышанабыз. Бүгенге көндә яшьләргә мәгълүмати басым бик зур, без яңа буынга дөреслекне ялганнан аерырга, аңларга өйрәтергә тиеш. Шуңа күрә фестиваль патриотик характерда узачак. Эшчәнлегебез уңышлы булыр дип ышанам», – дип искәртеп узды Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевкә рәхмәт белдерде, ул мәктәп балалары өчен әлеге проектның мөһимлеген билгеләп узды.

«Әлеге чара Айдар Сәетгәрәй улы инициативасы белән оештырылды. Безнең киләчәк яшьләр, балалар кулында. Фестивальдә катнашучы балалар бик кыска вакыт арасында безнең редакцияләргә эшкә киләчәк. Гомумән, безнең республика тормышындагы бөтен медиа өлкәдәге эш киләчәктә алар кулында булачак. Шуңа күрә безгә әлеге балаларга вакытында дөрес тәрбия бирү мөһим», – дип искәртеп узды ул.

Шамил Садыйков проект Татарстанның барлык районнарын һәм авылларын да колачлаячагын әйтте.

«Әлеге проект Казан шәһәре дәрәҗәсендә генә түгел, республика күләмендә гамәлгә ашырыла. Безнең максат – һәрбер районга, авылга барып җитү. Әлеге өлкәдә уңышлы мисаллар бик күп, хәзерге вакытта мәктәпләр белән эш алып бару юнәлешен өйрәнәбез. Күптән түгел без Казанның 175нче мәктәбендә булдык, алар үзләренең радиоларын булдырган. Һәр тәнәфес саен укучылар төрле хәбәрләр белән таныша, мәктәп хәбәрләрен тыңлый. Әлеге юнәлештә мисаллар күп, безнең максат – аларны башкаларга күрсәтү. Замана безгә бик күп мөмкинлекләр бирә, алардан файдаланырга кирәк. Һәрбер мәктәпкә барып җитәчәкбез, районнар да активлык күрсәтсен иде», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России