Пекин – Мәскәү рейсы самолетында хәле начарайган ир-атның Казанда йөрәге тибүдән туктаган
Бүген 15:30 сәгатьтә Пекин – Мәскәү рейсы самолеты, бер пассажирның хәле кисәк начараю сәбәпле, ашыгыч рәвештә Казан аэропортына төшеп утырган.
Якынча мәгълүматлар буенча, 38 яшьлек ир-атның самолетта хәле начарайган. Очкыч җиргә төшкәч, урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары аның үлемен раслаган.
Әлеге хәлнең шартлары ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
