«Батырлар» программасы җиңүчесе пилотсыз очкычлар җитештерү проектын тәкъдим итте
Татарстан Юстиция министрлыгында ведомство башлыгы Рөстәм Заһидуллин «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика программасы җиңүчесе Рөстәм Нигъмәтҗанов белән очрашты. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нигъмәтҗанов министрга пилотсыз очу аппаратлары җитештерү буенча социаль әһәмияткә ия проектны тәкъдим итте.
Проект, махсус хәрби операциядә катнашучыларның реаль хәрби тәҗрибәсен исәпкә алып, пилотсыз очу аппаратлары җитештерүнең тулы циклын оештыруны күздә тота. Ул аңлатканча, мондый алым илебез технологияләрен үстерергә һәм заманча шартларда пилотсыз очкычларны куллануның гамәли үзенчәлекләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк.
Очрашу вакытында Заһидуллин, аны республика җитәкчелеге алдында яклар алдыннан, концепцияне эшләп бетерү буенча киңәшләр бирде.
Министр билгеләп үткәнчә, бу инициатива Татарстанда югары технологияле производствоны үстерү өчен стратегик әһәмияткә ия һәм хәзер аеруча актуаль. Ул шулай ук проектка һәрьяклап ярдәм күрсәтергә һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә булышырга әзер булуын белдерде.
