Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Моабит дәфтәрләре»н чыгару хокукы Социалистик Хезмәт Герое Стэлла Габдрахмановага бирелә

0

15 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда традицион «төп нөсхә» көне узачак. Музей фондыннан тантаналы шартларда Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсен чыгарачаклар. Аларны быел Социалистик Хезмәт Герое, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Стэлла Габдрахманова алып чыгачак.

Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин бүген ТР Дәүләт Советының Президиум утырышында Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган чараларга әзерлек һәм бәйрәм чараларын уздыру турында чыгыш ясады.

«15 февраль – Герой-шагыйрьнең туган көнендә – программа 11:00 сәгатьтә 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана. Аннары Милли музей фондыннан тантаналы шартларда Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсе чыгарыла, аларны теләге булган һәркем күрә алачак. Вакыйга 12:00 сәгатьтә Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты Ирек Хаммадиев башкаруында «Җәлил» операсы фрагментыннан башлана. Төп нөсхә Татарстан Республикасы Росгвардиясе каравылы катнашында чыгарыла», – диде Дамир Натфуллин.

Тантаналы чарада Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, шулай ук мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре чыгыш ясаячак.

«Җәлил укулары» халыкара әдәби конкурсында җиңүчеләр рус, татар һәм төрек телләрендә Җәлил шигырьләрен укыячак. Программа «Муса Җәлил – батырлык һәм азатлык тавышы» күргәзмәсе буенча экскурсия белән тәмамлана, анда шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле уникаль документлар, кулъязмалар һәм предметлар тәкъдим ителә. Алар арасында 1930-1940 еллардагы Җәлиловлар гаиләсенең фотоальбомы да бар. Күргәзмә 22 апрельгә кадәр эшләячәк.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России