Теләче районы кабат оешуга 35 ел тулу уңаеннан бәйге игълан ителде
Теләче районы кабат оешуга 35 ел тулу уңаеннан «Шигырьләремдә - туган ягым» дип аталган бәйге игълан ителде. Конкурс әдәби иҗатка сәләте булган, талантлы шагыйрьләрне табу һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен ачу максаты белән уздырыла, дип хәбәр итә «Теләче информ» сайты.
Бәйгедә 17 яшьтән башлап һәркем, үзе язган шигырь белән (ике дәүләт телендә дә) катнаша ала.
Конкурска эшләр 2026 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә. Бәйгегә катнашу өчен куелган таләпләргә тиешенчә җавап бирерлек итеп әзерләнгән әсәрне электрон юл белән tulinf@rambler.ru адресына, ә басма рәвешендә Теләче авылы, Болынлык урамы, 6 йорт адресы буенча юлларга була.
Белешмәләр өчен телефон: 89393967641
