Ульяновскида Муса Җәлил истәлегенә багышланган традицион шахмат турниры узды
Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Советлар Союзы Герое, патриот-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган традицион шахмат турниры узган. Бу хакта «Өмет» газетасы телеграм-каналы хәбәр итә.
Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Мәдәният үзәге hәм «Ак тулпар» шахмат клубы тырышлыгы белән уздырылган турнирда утызга якын кеше катнашкан.
Шахматчыларны өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, шахмат федерациясе вице-президенты Александр Кашицын сәламли. «Турнирны Ульяновск өлкәсенең шахмат федерациясе белән берлектә оештырдык. Турнирда мәктәп укучыларының, яшьләрнең елдан-ел күбрәк катнашуы аеруча сөендерә», - дип шатлыгы белән уртаклаша «Ак тулпар» шахмат клубы җитәкчесе hәм бәйгенең төп спонсоры Камил Мусин.
Турнирны оештыручылар җиңүчеләргә тантаналы рәвештә кубоклар, дипломнар һәм акчалата призлар тапшырды, диелә хәбәрдә.
